Казан шәһәренең "Волга" яшьләр үзәгендә "ПолитЗавод" республика иҗтимагый-сәяси проектының күчмә белем бирү сменасы узды. Агымдагы елда 800 дән артык кеше проектта катнашуга гариза биргән, аларның һәркайсы әңгәмәләр узган - катнашучылар булган 118 кеше, тагын 39 кеше резервка кергән.
Әлеге проектның катнашучысы - Мамадыш шәһәрендә яшәүче, Ижевск медицина академиясе студенты Наилә Сәлимова. Якташыбыз әңгәмә этабын үтте һәм әлеге проектта катнашучылар составына керде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел ул "ПолитЗавод" резервчылары составында иде.
Гомумән, нәрсә соң ул "ПолитЗавод?" Иң беренче шул турыда бер-ничә сүз әйтеп китим әле. "ПолитЗавод" - ул актив яшьләрне туплап, аларны сәясәткә юнәлтү. Бу проектның лозунгы да: "Яшьләр - сәясәткә!" - дип атала.
"ПолитЗавод"ның бер максаты яшьләрне сәясәткә тарту булса, икенче максаты - Татарстан Республикасы яшьләр палатасына алмашка яшь лидерлар әзерләү. Яшьләр палатасына агымдагы елның сентбрь аена яңа команда киләчәк һәм биш ел буена үзенең сәясәтен алып барачак. Бу командага нәкъ менә без, районнарыбызда җиңү яулаган яшьләр керәчәк.