Моңарчы без бер дә ишетмәгән коронавирус дигән сүз хәзер телебездән дә төшми.
Радио-телевидениедә шул хакта сөйлиләр, газеталарда, социаль челтәрләрдә дә бу хактагы язмалар чыгып кына тора. Әлеге куркыныч чирнең дөнья күләмендә күзәтелүенә бәйле рәвештә һәм аның республика территориясендә таралуына юл куймау максатында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитария-эпидемиология режимы кертелде. Коронавирус буенча хәл аеруча катлаулы булган чит илләрдән кайтучыларны аерым контрольгә алу буенча чаралар күрелә. Алар турындагы мәгълүматлар сырхауханәләргә тапшырыла. Аларның барысы да мәҗбүри рәвештә 14 көнлек карантин узарга тиешләр. Республиканың барлык районнарында да халык күп йөри торган массакүләм, мәдәни чаралар кичектерелә. ТР Президенты тәкъдиме белән барлык мәктәпләрдә дә дистанцион укуга күчтеләр. Язгы каникуллар иртәрәк – 19 марттан башланды һәм 31 мартка кадәр дәвам итә. Хезмәт коллективларында да саклык чаралары күрелә.
Коронавируска бәйле вәзгыять буенча безнең районда да аңлату эшләре алып барыла.
Медиклар кулны еш
юарга киңәш итә
– Коронавирусны профилактикалау таләпләре грипп авыруыныкы белән охшаш. Барлык медицина хезмәткәрләре дә инструктаж узды.Сырхауханә, фельдшер-акушерлык пунктлары дезинфекция чаралары, маскалар, гаджетлар, компьютер техникасын сөртү өчен спиртлы салфеткалар белән тулысынча тәэмин ителде, – диде районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина. – Йогышлы авыруларны дәвалаучылар өчен махсус киемнәр җитәрлек күләмдә кайтартылды. Маскалар, антисептик чараларның бишәр көнлек запасы булдырылды. Эпидемиологик чаралар кысаларында йогышлы авырулар бүлегендә өч бокс җиһазландырылды. Мин барлык оешмаларда да чисталык, шәхси гигена режимын сакларга, бүлмәләрне ешрак җилләтергә, кул биреп күрешмәскә, кочаклашмаска, кулларны гел юып торырга киңәш итәм.
Азык-төлек барыбызга да җитә
Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрне артык азык-төлеккә акча сарыф итмәскә һәм запаска алмаска чакырды.