Мамадыш районында барлык массакүләм чаралар үткәрелү туктатылып торачак

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында районда барлык мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары туктатылды. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов короновирус инфекциясе таралу куркынычын киметү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Бүген ул кул куйган карарда имин санитар-эпидемиологик вәзгыять башланганчы мәдәни, тамаша, спорт, ял итү чараларын гамәлдән чыгару турында әйтелә. Авыл хуҗалыгы ярминкәсе, "Нәүрүз" бәйрәме, "Звездопад" проекты кысаларында чыгышлар да планлаштырылмаячак.

Билгеле булганча, республикада махсус режим гамәлдә һәм бу чорда кешеләр катнашында үтә торган барлык чаралар да бетерелгән.

Бу балалар сәнгать мәктәбе, спорт мәктәбе, бассейн, барлык мәдәният йортлары һәм клубларга кагыла.

Барлык оешмаларда санитар-дезинфекция режимы катгый үтәлергә тиеш.

Мамадыш районында коронавируслы  пациентлар юк. Бу мәгълүматны «Мамадыш үзәк район хастаханәсе» ДАССУ табиб-эпидемиологы Дамир Галиев һәм Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Асия Камалова рәсми рәвештә расладылар. Алар шулай ук коронавирусның төп симптомнары һәм профилактика чаралары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International