21 мартта Мамадышта бу сезонның йомгаклау авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Продукциянең киң ассортиментын районның барлык икътисадый зоналары тәкъдим итәчәк. Шулай ук сәүдә рәтләрен шәһәр предприятиеләре, фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр биләячәк.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны Мамадышта узган елның 28 сентябрендә старт алды. Сентябрь аеннан март аена кадәр барлыгы 14 ярминкә оештырылды.
Мамадышлылар ит, яшелчә, җиләк-җимеш, бал, сөт продукциясен бик теләп сатып алдылар.
Исегезгә төшерәбез, 2019-2020 елларга продукция түбәндәге бзяләрдә тәкъдим ителде
|
Продукт атамасы |
бәя (рублей за килограмм, литр) |
|
Кош ите |
115 |
|
Күркә ите |
215 |
|
Сыер ите |
280-320 |
|
Дуңгыз ите |
250 |
|
Сарык ите |
330 |
|
Йомырка югары кат. 1дистә |
55 |
|
Йомырка сайланган кат. |
50 |
|
Йомырка 1 кат. |
45 |
|
сөт |
30 |
|
Сыр |
330 |
|
Сыер мае |
330/350 |
|
Шикәр комы |
33 |
|
Югары сортлы он |
20 |
|
карабодай |
25 |
|
бәрәңге |
12 |
|
кишер |
16 |
|
чөгендер |
15 |
|
суган |
15 |
|
кәбестә |
12 |
|
бодай |
9 |
|
арпа |
9 |
|
арыш |
6 |
|
балык(карп) |
150 |