Ветераннарга юбилей медальләрен тапшыруны формальлеккә әверелдермәскә. Мондый бурычны район башлыгы Анатолий Иванов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларга катнашы булган барлык кешеләр алдына куйды. Анатолий Ивановның фикеренчә, сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, тол хатыннар белән очрашулар җылы һәм хәтта тантаналы шартларда узарга тиеш:
Барысы да сәламәтлеге буенча шәһәр чараларына килә алмый. Моны компенсацияләргә кирәк. Фотода Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айнур Әгъләмов тыл хезмәтчәне Горячева Галина Маркеловна һәм мәктәп волонтерлары белән.