Мамадышта Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Мамадыш шәһәре» муниципаль берәмлеге Көнбатыш микрорайоны чикләрендә урнашкан Гремячка, Е.Андронова, ген. Д. Карбышев,, В. Тимофеев, Н. Афанасьев, Салтыков-Щедрин, Ю.Курягин, Космановтлар, Яз (Весенняя), Бодай (Пшеничная), Москвин урамнарына газүткәргеч үткәрү линияле объектны ызанлау һәм планлаштыру» проекты буенча ачык тыңлаулар узачак. Бу хакта карар Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов тарафыннан имзаланды. Документ нигезендә чара 2020 елның 10 апрелендә 16.00 сәгатьтә Мамадыш шәһәре, М. Җәлил урамы, 2 нче йорт адресы буенча муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты бинасында узачак. 23/33. яңа микрорайонда 200гә якын җир кишәрлеге исәпләнә, шуларның 150се күп балалы гаиләләр арасында бүленгән. Хәзерге вакытта яңа урамнарны газлаштыру программасына кертү өчен кирәкле барлык документларны җыю бара.
Планлаштыру һәм ызанлау проекты белән муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты бинасында, 101 нче кабинетта, шулай ук Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының рәсми сайтында Интернет челтәрендә танышырга мөмкин .http://mamadysh.tatarstan.ru бүлек «Документлар» («шәһәр төзелеше»бүлекчәсе).