Район башлыгы Анатолий Иванов яшь белгечләрнең территориянең иминлек дәрәҗәсен бәяли ала торган критерийларны атады. Бүген ул КФУның Алабуга институты педагогика факультеты студентлары белән очрашты. Уңайлы торак, тиз арада эшкә урнашу мөмкинлеге һәм социаль гарантияләр, шул исәптән куркынычсызлыкны, ялны тәэмин итүче, ул иң мөһим Параметрлар дип атады. Бүген уку йортында 235 Мамадыш студенты белем ала, әмма Мамадыш районы башлыгыннан «тормыш дәресе» алырга чит шәһәрләр вәкилләре дә килгән иде.
- Мин сезгә туган шәһәребезгә кайтыгыз дип катгый рәвештә әйтергә, мәҗбүр итәргә җыенмыйм. Бары тик шәһәребездә якын киләчәктә нинди үзгәрешләр булачагы, ниниди республика программаларында катнашырга мөмкин булуы белән таныштырып узам. Мәсәлән Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан шәһәрләрендә эшләгән очракта кайбер программаларда катнашып булмый. – дип ассызыклады А.П. Иванов.
Залда педагоглар гына җыелуга карамастан, Анатолий Иванов авыл хуҗалыгы программаларының да асылын аңлатты, «Вятка» сәнәгать мәйданчыгы ача торган мөмкинлекләр турында да сөйләде. Татарстанның атказанган икътисадчысы буларак, район башлыгы бизнес төзергә мөмкинлек бирүче кайбер «лайфхаклар» белән дә уртаклашты.
Яңа социаль объектларга аерым игътибар бирелде. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда яшьләр үзәген реконструкцияләү, пляжны төзекләндерү башланачак, универсаль спорт залы төзеләчәк. Хәер, бу "төзелеш айсбергы"ның түбәсе генә. Үз чыгышында Анатолий Иванов барлык масштаблы үзгәрешләр турында сөйләде, бу турыда тулырак Вконтакте сайтында һәм Инстаграмда табарга мөмкин.
КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон, район үсешенең динамикасына гаҗәпләнеп, үз чыгышын, территориянең перспективалары турында белгәч, Мамадышка студентлар гына түгел, педагоглар да киләчәк, дигән гыйбарәдән башлады.
-Анатолий Петрович мәгариф системасы өчен бик күп эш башкара, без еш кына район мәктәпләренә йөрибез – алар чиста, якты, яхшы җиһазландырылган. Сезнең районда үткәрелә торган “тормыш дәресләре" – чын табыш. Сезгә бүген бирелүче мәгълүматлар бик кирәкле. Бу бик мөһим моментлар, бу районның социаль статусы турында сөйли. Балалар сезгә гаиләдән киләчәк, әгәр әни һәм әти эшли икән, өйдә психологик атмосфера өчен борчылмаска мөмкин, - дип аңлатты Елена Мерзон.
Мамадышның яшь педагогы, КФУның Алабуга институтын тәмамлаган Аделина Смирнова да чыгышы ышанычлы булды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы балалар белән эшләү теләге туган мәктәбемә практикага кайткач кына ныгыды, дип сөйләде.
-Йолдызларга якынрак булу өчен космонавт яки астронавт булырга кирәк түгел. Җирдә алар күбрәк. Алар-балалар. Безнең бурыч-бу йолдызларны кабызу һәм аларга сүнәргә ирек бмирмәү. Моны Россиянең теләсә кайсы субъектында да эшләргә була, ләкин әгәр сез туган шәһәрегездә, аерым алганда Мамадышта бу эш белән шөгыльләнергә уйласагыз, сезгә җитәкчелек кенә түгел, ә туган стеналар да ярдәм итәчәк, – дип белдерде Аделина Смирнова.
Реакция бик тиз булды. Район башлыгы белән берничә ел очрашуларда катнашкан Фәридә Ибраһимова хәзер бер генә шигем дә калмады, дип билгеләп үтте.
Очрашу азагында Анатолий Иванов һәм Елена Мерзон иң актив студентларга рәхмәт хатлары тапшырдылар.