“КАЙНАР ЛИНИЯ“

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Мамадышлылар хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “кайнар линия“гә мөрәҗәгать итә алалар. Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче гражданнарның хокукларын бозу сәбәпләренең берсе - алар тарафыннан хәрби хезмәт үтү мәсьәләләрен җайга салучы законнарны белмәү, үз хокуклары һәм яклау ысуллары турында хәбәрдар булмау. Агымдагы елның 11нче мартында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк. “Кайнар линия“ телефоны: (843) 236-00-71. Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International