Кышкы уеннар җәйгә күчмәгәе.

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Авылларда спортның алга китешен без ел саен уздырыла торган “Авыл уеннары” спорт бәйгеләрендә ачык күрәбез. Оешкан төстә, күпсанлы авыл спортчылары катнашында уза алар. Башта бәйгеләр һәр икътисадый зонада үткәрелде, аларда иң матур күрсәткечләргә ирешкәннәр, җыелма команда составында, төбәкләренең данын район финал ярышларында якладылар. Авыл спортчылары барлыгы 13 төрдән көч сынаштылар. Шәһәр с т а дион-ипподромынд а чаңгычылар җитезләрне ачыкласа, район мәдәният йортының спорт залында – теннисчылар, спорт гаиләләре, шәһәрдәге 3нче санлы мәктәптә – бадминтончылар, Түбән Ушма авылындагы “Дуслык” спорт комплексында татарча көрәшчеләр араларыннан иң көчлеләрен барладылар. “Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексында геркүтәрү, турникта тартылу, шашка-шахмат, таяк тартышу, волейбол, пневматик мылтыктан ату буенча көч сынаштылар, “Олимп” Боз сарае каршында икътисадый зоналар командалары бау тартыштылар. Елдагыча, иң мавыктыргыч төрләрнең берсе быел да бау тартышу булгандыр, мөгаен. Барлык ярышлар да уздырылганнан соң үткәрелде ул. Командаларга икътисадый зоналарның спортчылары гына түгел, узган атнада Боз сараенда 2012нче елларда туган малайлар арасында сигез команда катнашында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган хоккей турнирына уллары өчен җан атарга килгән әти-әниләр дә көч-куәт биреп тордылар. Нәтиҗәдә, Усали төбәге баһадирлары барлык көндәшләрен дә бирелдереп, җиңүче булдылар. Гомумкоманда беренчелегенә килгәндә, Красная Горка икътисадый зонасына кергән авыллар спортчылары күп кенә төрләрдә җиңүләр яулап, район финалының төп кубогына ия булдылар. Шәдче һәм Усали икътисадый зоналары командалары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Ярышларны ябу тантанасында чыгыш ясап, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов: –Быелгы ярышларда да командалар арасында кискен, матур көрәш күрергә насыйп булды. Аларның бу бәйгеләргә җитди әзерләнгәннәре күзгә ташланды. Алга таба бу спорт чарасын җәйге айларда уздыру отышлы булыр, дип саныйм. Җылы көннәрдә, табигать кочагында, күпләп тамашачылар, җанатарларны җәлеп итеп оештыру, алар өчен дә, спортчылар өчен дә зур бәйрәм булыр иде, – диде. Яхшы идея. Җәй көне эш муеннан, дип сәбәп табучылар булмастыр, шәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International