Район башлыгы Анатолий Иванов педагогик белем бирү учреждениеләре студентлары белән очрашачак. 11 мартта ул Казан федераль университетының Алабуга филиалына барачак делегацияне җитәкләячәк. Әлеге чара безнең район өчен стратегик мөһим һәм кадрлар сәясәте элементларының берсе булып тора. Булачак чыгарылыш сыйныф укучылары белән әңгәмә барышында Анатолий Иванов районның үсеш перспективалары, республика программалары, яшь белгечләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән Муниципаль проектлар турында сөйләячәк. Ел башында район башлыгы потенциаль кадрлар белән диалогны җайга салу бурычын барлык бүлекләр җитәкчеләре алдына куйды.
- Без яшьләребезгә якындагы елларда киләчәк күпсанлы уңай үзгәрешләр турында сөйләргә, программаларның асылын "чәйнәп бирергә" тиеш. Студентлар үзләрен туган җирләрендә нәрсә көтүен аңларга тиеш, алар кайда эш табарга мөмкин икәнен белергә тиешләр, - дип ассызыклады Анатолий Иванов.
Әйтергә кирәк, узган ел район мәгариф өлкәсенә 20 яшь педагог килгән иде.