Дәүләтнең бурычы бар әле.

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Аларның өлеше бәһасез Илебез, Татарстаныбыз агымдагы елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә җыена. Ни кызганыч, әлеге күркәм датаны каршы алучы сугыш ветераннарыбызның саны ел саен кими бара. Җиңү көне май аенда билгеләп үтелсә дә, илебез азатлыгы өчен кан койган, авыр афәтләрдән исән-имин кайтып, илебезне торгызуга да зур өлеш керткән сугыш ветераннары белән берлектә, аларның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә бүгеннән үк хөрмәт күрсәтелә. Район мәдәният йортында “Сугыш хатын-кызлар эше түгел” республика социаль-гуманитар проекты кысаларындагы чара башланганчы, Марат Готович белән районыбыз башлыгы Анатолий Иванов шәһәребездә яшәүче дүрт ветеранга юбилей медальләре тапшырдылар. Аларга ия булган Мария Григорьевна Ерёмина, Михаил Кириллович Иванов, Галимулла Шәрифулла улы Нәбиуллин, Василий Никитович Маратканов, өлкән яшьтә булуларына карамастан, мәртәбәле кунакларны орден-медальләр бизәгән жакет һәм костюмнар киеп каршы алдылар. Аларның һәрберсе турында аерым китап язарлык. Мария Григорьевна 19 яшьтә 1942нче елда фронтка алына. Мәскәү астында урнашкан прожекторлар полкында хезмәт итә. Гомеренең чирек гасырын балаларга белем бирүгә багышлый. Михаил 18 яшьтә сугышка алынып, Ерак Көнчыгыш ка җибәрелә. Биредә ул элемтәче булып хезмәт итә, японнарга каршы сугышта катнаша. 1948нче елда 23 яшьлек фронтовик туган авылы Җөригә кайта. Колхозда комбайнчы, механизатор булып эшли, озак еллар машина-трактор паркы мөдире вазыйфаларын башкара. Галимулла Шәрифуллович – Арташ егете. 1942нче елда 19 яшендә фронтка китә. Элемтәче Нәбиуллин беренче чыныгуын Сталинград янындагы бәрелешләрдә ала. Җиңүне Гданьск шәһәрендә каршылый. Тыныч тормышта ике дистә елга якын “8нче Март” колхозын җитәкли, Мамадыш кирпеч заводы директоры вазыйфаларын башкара. Василий Никитович та 18 яше тулуга сугышка алына. Зенитчы полкы составында хезмәт итә. Тыныч тормышта бөтен гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлый. Сугыш җенесне сайлап тормый Сугыш хатын-кызлар эше түгел, дисәк тә, әлеге афәт җенесне, яшьне сайлап тормый шул. Күпме гүзәл затлар, яшүсмерләр ирегетләр белән илне басып алучыларга каршы фронтта сугышып, Ватан иреге өчен башларын салдылар, гомерлеккә инвалид калдылар. Кешелек тарихында иң канкойгыч сугышлардан саналган Бөек Ватан сугышы вакытында СССРда 800 меңнән артык гүзәл затыбыз сугыш хәрәкәтләренә җәлеп ителә. Шулар арасында 511ен Мамадыш төбәге хатын-кызлары тәшкил итә. Кызганычка каршы, Җиңү көне ерагайган саен ветераннарыбыз сафы да сирәгәя. Бүгенге көндә районыбызда яшәүче 16 ветеранның 4се – өлкән яшьтәге ветеран апалар. Кызганычка каршы, аларның барысы да район мәдәният йортында уздырылган чарага килә алмадылар. Узган атна пәнҗешәмбесендә биредә аларны, тантанага килгән тыл ветераннарын, толларны, җитештерү алдынгыларын, Татарстан Республикасы алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы дерутаты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән районыбыз башлыгы Анатолий Иванов юбилей медальләре тапшыру тантанасы һәм 8нче Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләделәр. –Сез илебез өчен шулкадәр күп эшләдегез ки, дәүләт әле бүген дә сезнең алда бурычлы булып кала. Сугыш чорларында күрсәткән батырлыгыгыз, тылда илнең Җиңүенә зур тырышлык куйганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Бүген бу залда толлар, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтеләчәк. Иманым камил, ил җитәкчелеге сугыш чоры балаларына да игътибарны юнәлтер. Бит алар арасында да сугыш елларында тылда калган хатын-кызлар, яшүсмерләр белән берлектә басу-кырларда, ындыр табакларында, фермаларда хезмәт куючылар аз булмаган, – диде Марат Готович. Анатолий Петрович та чарага чакырылган өлкән яшьтәге апаларга соклануын белдерде. Районыбызның сугыш чорына кайтып, ул хатын-кызларның нинди предприятиеләрдә фидакарь хезмәт күрсәтүләрен искә төшерде. Рәсми өлештән соң алтмышка якын толга, тыл хезмәтчәненә “1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медальләре тапшырылды. Тагын җиде хезмәт ветераны һәм хезмәт алдынгылары, Хатын-кызлар көне уңаеннан, район мәдәният йортыннан бүләк белән кайтып киттеләр. Алар Татарстан Республикасының һәм Мамадыш муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләре өчен “ТАССР оешуның 100 еллыгы” Истәлекле билгеләре белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International