Гүзәл Удачинаның Мамадыш районына килүе күчерелә.

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Мамадыш районында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина булачак. Эш визиты, элегрәк хәбәр ителгәнчә, 24 мартта түгел, ә 31 мартта узачак.

Гүзәл Удачина балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга бәйле проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышырга, гражданнарны кабул итәргә, район территориясендә урнашкан мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау системасын тикшерү һәм муниципаль комиссиянең киңәйтелгән утырышын үткәрергә ниятли.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә кабул итүгә 8(85563) 3-19-82 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International