Мамадышта кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча 2020 елгы Бөтенроссия конкурсында катнашу мәсьәләсе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы узачак. 5 мартта 18:00 сәгатьтә 3 нче номерлы шәһәр мәктәбендә теләге булган һәркем җәмәгать урыннары үсешенә үз мөнәсәбәтен белдерә ала. Шул ук мәсьәлә буенча сәгать 10:00 да Красногорка авыл җирлеге халкы җыелачак. Иҗтимагый фикер алышу сәгать 10:00 Красногорка мәдәният йортында башлана.