3 март көнне Кече Кирмән авылында яшәүче тыл ветераны Яруллина Ләбибә Сайфулла кызына 90 яшь тулды. Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Хәсәнҗан Хамисович котлады. Президент В.В.Путиннын, район башлыгы А.П.Ивановнын котлау открыткаларын, бүләкләрен тапшырды.
Ләбибә апа 1951 нче елның 3 декабрендә Яруллин Рахимулла Гали улы белән тормыш коралар. Рахимулла Гали улы белән 6 бала: 5 кыз,1 малай тәрбияләп үстерәләр. Рахимулла абый 1984 нче елның 1 нче ноябрендә вафат була.