Район башлыгы Анатолий Иванов телевидениедә турыдан-туры эфирда: "Безнең халык белән уртак темалар күп. Алар буенча ешрак фикер алышырга кирәк"

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов мамадышлыларның сорауларына җирле телеканалның туры эфирында җавап бирде. 120 минут эчендә аның адресына 100дән артык мөрәҗәгать һәм теләкләр килде. Исегезгә төшерәбез, халык белән мондый форматта диалог ел саен уздырыла.

Территориядә яшәүчеләр арасында инфраструктура мәсьәләләре, торак белән тәэмин итүгә кагылышлы темалар актуаль булып кала. Шулай ук программа тапшыруның аудиториясе «яшәрде»дип күрсәтте. Бу «Районга йөз белән» Вконтакте һәм Instagram социаль челтәрләре эфирында турыдан-туры трансляция хисабына булды. Яшь буын спорт объектлары төзелеше, төрле программаларда катнашу мөмкинлеге һәм яшьләр үзәге ачылу датасы белән актив кызыксынды.

Халык һәм хакимият арасындагы мөнәсәбәтләрдә тагын бер уңай тенденция -туры эфир кысаларында мамадышлылар да үз инициативалары белән  чыгыш ясадылар, тәкъдимнәр керттеләр. Тапшыру ахырында Анатолий Иванов барысына да актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде, территория үсеше берничә кешенең генә эш нәтиҗәсе була алмавын билгеләп үтте. Форсаттан файдаланып, район башлыгы районыбызның гүзәл затларын якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

-Халык белән элемтәдән башка хакимият эше нәтиҗәле була алмый. Мин турыдан-туры эфирга коры хисап өчен түгел, ә без эшли торган халык белән гадел сөйләшү өчен киләм. Барысына да конструктив кисәтүләр һәм кызыклы мәсьәләләр өчен рәхмәт, - диде район башлыгы тамашачыларга.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International