Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев үткәрде. Анда мамадышлылар видеоконференция режимында катнашты. Чара «Татарстан АССРның 100 еллыгы»мәгълүмати билгесен куллануны раслаучы сертификатлар тапшыру белән башланып китте. Васил Шәйхразиев сертификатларны тапшыру традициясенең Татарстан районнарында дәвам итәчәген билгеләп үтте. Ул муниципалитетлардан һәм ведомстволардан Татарстан продуктларында «ТАССРның 100 еллыгы» логотибы урнаштыруны оператив рәвештә эшләргә сорады.
Мамадыш районында сертификатлар «РМ АГРО» ҖЧҖ директоры Рифат Мотыйгуллинга һәм шәхси эшмәкәр Гүзәл Хәсәновага тапшырылачак.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларның төп өлешен күргәзмәләр, массакүләм, иҗтимагый-сәяси, белем бирү, спорт вакыйгалары һәм «йөзенче» баланы, гаилә парларын һәм «100+»юбилярларын хөрмәтләү тәшкил итә.
Февральдә Мамадыш районында озын гомерле кешеләрне хөрмәтләделәр. Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче Өммениса Һадиева үзенә 104 яшь тулуны билгеләп үтте. Бу дата белән аны район башлыгы Анатолий Иванов котлады һәм аңа Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы медален тапшырды. 100 яшьлек юбилеен тыл хезмәтчәне, Сарбаш авылында яшәүче Сәзидә Хәкимова бәйрәм итте. Аларны гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы котлады.
ЗАГС бүлегендә паспортлар тапшыру булды. Яңа документны 8 яшь мамадышлы алды. Район мәдәният йортында концертлар гөрләп узды. Мамадыш тамашачылары “Әниләр һәм бәбиләр” проекты узды. Шәһәрнең төп сәхнәсендә 5 иҗат гаиләсе - татар эстрадасы артистлары чыгыш ясады. Мамадыш районыннан “Театраль династия” фестивалендә җиңүче Баязитовлар гаиләсе дә чыгыш ясады.
Узган атнада “Дружба” спорт комплексында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан көрәш буенча “Сабантуй” журналы призына Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Барлык чаралар да массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылып барыла.