Юбилей уңаеннан Бибишә апага Катмыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Габидуллин Илшат Гафиятулла улы Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов исеменнән Котлау хаты һәм истәлекле буләк, бәйрәм күчтәнәче тапшырды.

2020 елның 3 марты, сишәмбе

1925 елнын 3 мартында Мамадыш районы Баскан авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында    тормышнын ачысын-төчесен татыган, һәм шулай ук авыл советында сәркатиб булып эшләгән, колхоз эшләрендә   хезмәт куйган,  сугышта катнашкан ветеранның тол хатыны,тыл ветераны Фатихова Бибишә Шарап   кызы  95 яшьлек  Юбилеен билгелэп үтте. Бүгенге көндә ул кызы Рәшидә һәм аның гаиләсе тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә  Баскан  авылында гомер кичерә.

Юбилей уңаеннан Бибишә  апага   Катмыш авыл җирлеге  башкарма комитеты җитәкчесе Габидуллин Илшат Гафиятулла улы Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов исеменнән Котлау хаты һәм истәлекле буләк, бәйрәм күчтәнәче тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International