Мамадыш җитәкчеләре районыбыз балаларының хыялларын тормышка ашыруны дәвам итәләр

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Алмаз Әхмәтҗановның хыялы тормышка ашты. Ул «Теләкләр чыршысы» муниципаль акциясе кысаларында велосипедлы булды.

Яңа Ел хаты авторына бүләкне «Мехоуборка» ДК төбәк директоры Ролан Шәмсетдинов тапшырды. Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Анатолий Ивановның авторлык проекты 2019 ел ахырында эшли башлады, ул чакта 120 предприятие һәм оешма җитәкчесе физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хыялын  тормышка ашыруда катнашу мөмкинлегенә ия булды.

 

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International