Район муниципалитеты бинасында запаста торучы гражданнарны исәпкә алу һәм броньлау буенча инструктор-методик дәрес узды. Аны Мамадыш муниципаль районы башлыгының мобилизация эше буенча ярдәмчесе Хәниф Сабиров үткәрде. Чара Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Мамадыш районы буенча бүлеге, оешма, учреждение, предприятие, гражданнарны броньлау өчен җаваплы белгечләр, авыл җирлекләре секретарьлары катнашында узды.
Очрашу барышында Андрей Беспалов 2019 елда Мамадыш муниципаль районы территориясендә урнашкан (теркәлгән) оешмаларда, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә җирле үзидарә органнарында запаста торучы гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм броньлауның торышы турында сөйләде. Шулай ук Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин, Көек-Ерыкса авыл җирлеге секретаре Лира Галләмова, “Мәгариф бүлеге” МКУ башлыгы урынбасары Айрат Шакиров та чыгыш ясадылар
Район смотр-конкурсы йомгаклары буенча «Запаста утыручы гражданнарны хәрби исәпкә алуны һәм броньлауны иң яхшы оештыру» смотр-конкурсы йомгаклары буенча Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
1 урын
Россия Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 17 нче номерлы ФКУ КП №17 кадрлар һәм эшләр төркеменең өлкән инспекторы Мөхәммәдиев Руслан Раиф улы;
- Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башкарма комитетының баш бухгалтеры Бикмурзина Лидия Валерияновна.
2 урын
ООО «Дар» Медведева Наталья Михайловна бухгалтеры;
- Дюсьметьево авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Васильева Елизавета Петровна.
3 урын
«Кама урман хуҗалыгы» ДБУ бухгалтеры Яхина Гөлия Илдар кызы;
- Усали авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Нуруллина Зөләйха Рәис кызы.