Бүләкләү тантанасы 25 февральдә “Патриот” республика үзәге базасында узды.
25 - 27 февральдә “Җиңү - 2020” Бөтенроссия хәрби-спорт уенының Республика этабы узды. Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова, Татвоенкоматның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Дмитрий Гурылёв, «Патриот» үзәге директоры Дмитрий Литвинов һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.
Уеннарны ачу тантанасында ТР яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттаховның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә һәм яшьләрне хәрби хезмәткә чакырылганчы әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен "Мамадыш шәһәренең 4 нче урта мәктәбе" МБМУ офицер-тәрбиячесе Евгения Куренинга рәхмәт белдерделәр.
- Дөресен генә әйткәндә, хәзерге заманда чын патриотны тәрбияләү - җиңел эш түгел. Моның өчен әхлак, үгет-нәсихәт дәресләре генә җитми, балаларны кызыксындыра, мотивлаштыра дабелергә кирәк. Конкурслар, уртак сәфәрләр, танышулар - бүгенге заман балаларын менә шулар кызыксындыра, - дип сөйләде Евгений Куренин.
Июньдә җиңүчеләр командасы Мәскәүгә юл тотачак - башкалада «Җиңү -2020» Бөтенроссия хәрби-спорт уенының йомгаклау этабы узачак.