Мамадыш районының 79 укучысы олимпиадаларда җиңүче һәм призер булды

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

2019-2020 уку елында Мамадыш районы  мәктәпләре укучыларының төбәк һәм республика фән олимпиадаларында катнашу нәтиҗәләре билгеле булды.  Район мәгариф бүлегендә 79 җиңүче һәм призер турында хәбәр иттеләр.  Интеллектуаль чараларда катнашу сыйфатының күрсәткече узган ел белән чагыштырганда 17 гә арткан.

Җиңүчеләр саны буенча элеккечә шәһәр мәгариф учреждениеләре алда бара. Мәгариф бүлегендә уңай динамиканы 2014 елда ук башланган «Сәләтле балалар» муниципаль проектының йогынтысы булуы белән аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International