Тагын бер кичә җылы һәм гаилә атмосферасында үтте. Мамадышта #Крепкаясемья республика проекты кысаларында «Әниләр һәм бәбиләр» фестивале узды. Татар эстрадасының популяр артистлары үз номерларын гаиләгә, аналарга, мәхәббәткә багышладылар. Фестивальнең уникальлеге шунда ки, йолдызлар үз туганнары һәм якыннары белән бергә чыгыш ясыйлар. Бүген Мамадыш районы территориясендә 524 күп балалы гаилә яши, шуларның 31 ендә биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнә.
2013 елдан район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән авыр тормыш хәлендә калган күп балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелә. Җиде ел элек 20 гаилә финанс ярдәме алган булса, 2019 елда бу сан 107 гә җиткән. Сүз дә юк, мондый статистика тормыш сыйфаты түбәнәюнең дәлиле түгел, ә гаилә проблемаларын хәл итүдә кызыксыну дәрәҗәсенең күрсәткече.