18 февраль көнне "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә "Җәлил укулары"II Халыкара әдәби конкурсының Гала-концерты узды.
Конкурс Җәлил шигъриятен яратучыларны республика башкаласында инде икенче ел җыя. 2019 елда анда 4 меңгә якын бала катнашкан иде. Чара сөйләм үсеше һәм нәфис сүз белән кызыксынуны формалаштыру, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатьлелеген тоя белүне үстерү максатыннан үткәрелде.
Мамадыш районыннан Әдилә Бекматова, "Кемеш-Күл төп гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ 8 сыйныф укучысы катнашты. Кыз "Фронтовиклар – татар телендә" номинациясендә 1 урынны яулады.
Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелде.