Район башлыгы Анатолий Иванов төзелеш һәм ремонт эшләренең барышы турында катгый хисап таләп итте.

2020 елның 22 феврале, шимбә

Бүген иртән район муниципалитеты бинасында төзелеш бүлеге, төзелеш оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узды. Анатолий Ивановка объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау барышы турында мәгълүмат бирделәр. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда 23000 кв. м торак файдалануга тапшырылырга тиеш, шул исәптән индивидуаль төзелеш линиясе буенча да. Бүгенгә эшләр 13,1%ка үтәлгән. Агымдагы елда капиталь ремонт программасы өч объектка таралды - хәзерге вакытта «СтройСити» ҖЧҖ бригадалары 20/11 нче һәм Давыдов урамындагы 166 нчы йортларда эшлиләр.  Финанслау расланмаган күпсанлы социаль объектлар буенча район башлыгы теркәп җибәрелүче документларны әзерләүне контрольдә тотуны көчәйтүне сорады. Бер атнадан соң барлык җаваплы затлар теге яки бу процессларның нинди стадиядә булуы турында хисап тотарга тиеш. Кешеләрнең тормыш сыйфаты сезнең җитезлегегезгә бәйле, - дип йомгаклады район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International