Фәрит Мөхәммәтшин: "Галиҗанәп авыл кешесен саклап калыгыз!"

2020 елның 21 феврале, җомга

Авыл кешесен сакларга, территориянең икътисадый потенциалын тагын да нәтиҗәлерәк файдаланырга һәм сәламәтлек саклау системасы күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга. Район башлыгы Анатолий Ивановның 2019 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм агымдагы 2020 елга планнар турындагы докладын ул төгәл һәм гадел дип атады.

-Мамадыш районы республиканың социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш кертте, үз территориясендә күп кенә проблемаларны хәл итте. Ярый әле сез бүген башкарылган эшләр турында гына сөйләмисез, иң кискен проблемаларны да читтә калдырмыйсыз, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Район башлыгы сүзләренә караганда, республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингында район 7 пунктка күрсәткечләрне яхшырткан һәм шәһәр һәм авыл халкы яши торган 18 район арасында 20 нче позицияне һәм 4 нче урынны алган. Тулаем төбәк продукт 11%ка арткан һәм 11 млрд. 250 млн. сум тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 3 млрд. 450 млн. сумга җиткән, узган елга карата 123% арткан. Сәнәгать продукциясе 8 млрд. 400 млн. сумга сатылган.

Район аграр секторда заманча технологияләр кертү буенча алдынгылар рәтендә тора. Район игенчеләре өчен узган ел соңгы егерме ел эчендә иң уңышлылардан  булды. Бөртеклеләр 132 мең тонна җыелган, уртача уңыш гектардан 34,5 центнер тәшкил итә.

2019 елда Мамадыш муниципаль районы «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы тирәлек булдыру буенча бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булды.

Районда республикада һәм Россия төбәкләре арасында үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән милли бәйрәмнәр уздырыла. Ел саен уздырыла торган «Питрау» республика керәшен мәдәният бәйрәмендә Татарстан районнарыннан һәм Россиянең күп кенә төбәкләреннән 40 меңнән артык кунак катнашкан. 2019 елда удмурт мәдәниятенең «Гырон-Быдтон» республика бәйрәме үткәрелде.

Совет урамын төзекләндерү эшләре башланды, “Чернобыльчеләр аллеясы”н реконструкцияләү тәмамланды, ике авыл клубы, виртуаль концерт залы төзелде, көллият базасында цифрлы белем бирү мохите кертелде, “Үсеш ноктасы” үзәкләре, ГТО спорт мәйданчыгы ясалды, юллар ремонтланды.

 

«Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» үсә һәм һәрвакыт үсештә булачак. 2020 елда «Безнең ишегалды» 3 еллык республика программасы кысаларында 83 ишегалды төзекләндереләчәк, шуларның 17се быел ук.  "Төньяк" һәм "Көньяк" микрорайоннары чикләрен киңәйтү каралган.  200 участокка «Западный» микрорайоны төзелде. 400 участоклы  "Дача" микрорайоны булачак. Күп катлы торак төзелеше өчен яңа мәйданчык Ушма елгасы үзәне турайтылганнан соң барлыкка киләчәк. Хәтта Мамадышта пляж да яңа булачак. Бүген гражданнарның үзара салым акчасына ике катлы пляж төзү буенча эшләр алып барыла.

Авылга килгәндә, аның территориясендә төп бурычлар булып хезмәт активлыгын күтәрү, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү кала. Һәм бу эш Мамадыш районында алып барыла. Фәрит Мөхәммәтшин бары тик авылны саклап калу өчен түгел, ә беренче чиратта, авылларда гына очраган мәдәниятне, традицияләрне һәм аутентиканы саклап калу өчен бу  мәсьәләләрнең өстенлекле булуы турында өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International