Фәрит Мөхәммәтшин мамадышлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

2020 елның 21 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә лаеклы өлеше өчен

«Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Тау авыл җирлеге башлыгы Иванов Василий Иванович бүләкләнде;

Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен

«Татарстан Республикасы Атказанган табибы» мактаулы исеме «Мамадыш үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең стоматолог-хирургы табибы Биктимеров Рафис Нурулла улына бирелде;

«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» мактаулы исеме «Азык-төлек программасы агросәнәгать компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять механизаторы Миңнеханов Әсгать Гали улына бирелде;

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Мамадыш үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең йогышлы авырулар бүлеге өлкән шәфкать туташы Сөләйманова Луиза Валентиновнага бирелде;

Транспорт өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Атказанган транспорт хезмәткәре» мактаулы исеме «Татспиртпром» акционер җәмгыятенең «Мамадыш спирт заводы» филиалы автотранспорт цехы йөртүчесе  Хәлиуллин Фәйзелхак Габделхак улына бирелде;

Җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәхмәт хаты белән

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Красногорка авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Мальцева Светлана Григорьевна бүләкләнде;

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Яке авыл җирлеге депутаты, «Азык-төлек программасы» агросәнәгать компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең элеватор бүлекчәсе идарәчесе Мәхмүтов Рифат Мәхмүт улы бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International