2019 елда Мамадыш районы сулыкларында 3 кеше батып үлгән. Район муниципалитет бинасында су иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

2019 елда Мамадыш районы сулыкларында 3 кеше батып үлгән. Район муниципалитет бинасында су иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. “Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ГИМС үзәге” Түбән Кама инспекторы Айдар Галиәкберов һәр вакыйганы анализлады. Фаҗиганең төп сәбәпләре - тыелган урыннарда коену яки исерек хәлдә коену. Су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик чараларның нәтиҗәлелеген арттыру, шул исәптән мәгариф учреждениеләре укучылары арасында, балалар сәламәтләндерү лагерьларында, статистиканы «ноль» дәрәҗәсенә җиткерү, ул 2020 елга өстенлекле бурычларның берсе дип атады. Район башлыгы Анатолий Иванов бу хакта тагын да төгәлрәк итеп әйтте. Ул йөзү бассейннарының бар көченә эшлиме икәнен анализлауны һәм күнекмәләргә өйрәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрүне таләп итте.

Безнең балаларыбызны суда ышанычлы торырга өйрәтү өчен бөтен шартларыбыз бар, яхшы тренерлар бар. Мин чемпионнар тәрбияләүне сорамыйм, әмма сез аларны йөзәргә өйрәтергә тиеш!  Мин бу мәсьәлә буенча барлык нечкәлекләрне өйрәнүне һәм миңа хәбәр итүегезне сорыйм, - дип мөрәҗәгать итте Анатолий Иванов җаваплы кешеләргә.

Моннан тыш, аерым күрсәтмәләр балыкчылар күпләп җыела торган территорияләр буенча да бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International