Бүген 1 нче шәһәр мәктәбе базасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ярышлар узды. Ел саен мондый форматта спорт ярышлары мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Габдрахманов инициативасы буенча уздырыла.
Илдус Нурисламович билгеләп үткәнчә, чараның төп максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм физкультура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә күп санлы педагогларны һәм укучыларны җәлеп итү.
Спорт бәйрәмендә мәктәп директорлары, укучылар катнашты. Барлыгы 29 команда булды. Һәр команда составында мәктәп директоры, завуч, физкультура укытучысы һәм ике укучы бар. Катнашучылар аскы турникта күтәрелү, өске турникта күтәрелү, сыгылу, өстәл теннисы һәм шашка кебек төрләрдә үзләренең көчләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.
Каты көрәш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Түбән Ушма урта мәктәбе.
2 урын - 1 нче мәктәп.
3 урын - 3 нче мәктәп.
Җиңүче командалар кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде.