Мамадышта яңа кадрлар билгеләнүе.

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

"Эшлекле дүшәмбе" кысаларында район башлыгы Анатолий Иванов район башкарма комитетының инфраструктура бүлегенең яңа җитәкчесе исемен атады.

Начальник вазыйфаларын башкаручы Ринат Хаҗиев. Элегрәк ул "Мамадышгазстрой" җәмгыятендә инженер вазыйфасын башкарган иде. Бүлекнең элеккеге җитәкчесе Таһир Нәфыйков лаеклы ялга китте.

Ринат Рифат улы Хаҗиев 07.07.1988 елда Мамадыш шәһәрендә туа. 2010 елда «Сәнәгать һәм Гражданнар төзелеше» белгечлеге буенча Казан Дәүләт Архитектур-төзелеш университетын тәмамлый.

Кораллы Көчләр сафында ашыгыч хезмәт узганнан соң, 2011елда «Стройсервис» ЯАҖдә (Мамадыш шәһәре) төзелеш-монтаж эшләре остасы вазыйфасында хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә, аннары участок башлыгы, җитештерү-техник бүлек инженеры вазыйфаларын башкара.

2016-2017 елларда «Транснефтепродукт» ҖЧҖ АЗС мастеры булып эшли. 2017 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр «Мамадышгазстрой» ҖЧҖендә ПТО инженеры вазыйфасын башкарган.

Өйләнгән, ул һәм кыз тәрбиялиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International