Мамадыш укучылары «РосКвиз» уйнады.

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Мамадыш укучылары "РосКвиз" уйнады. Уен Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Аны “Бердәм Россия” партиясенең Мамадыш җирле бүлекчәсе һәм район мәгариф бүлеге вәкилләре оештырды. "РосКвиз" хәрби тематиканы, тарихны һәм чын хәрби - безнең илнең көч структураларын белүгә юнәлтелгән. Җиңү өчен  шәһәребез мәктәпләреннән 5 команда көч сынашты. Уен җиңүчесе дип 1 нче  мәктәп командасы танылды, ул биш раундта иң күп балл җыйды. 2 урында - Лицей №2 командасы, 3 урында - 4 нче шәһәр мәктәбе командасы. 

“Мәгариф бүлеге” МКУ башлыгы урынбасары Айрат Шакиров җиңүчеләрне котлады. Ул билгеләп үткәнчә, мондый файдалы һәм кызыклы квиз булачак яклаучыларга үзендә Ватан алдындагы бурыч хисләрен тәрбияләргә, патриотизмны үстерергә, вакыйгалар арасындагы тарихи бәйләнешләрне һәм аларның хәзерге көндәге йогынтысын күзәтергә ярдәм итә. Катнашучылар “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсеннән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International