Анатолий Иванов: "Мамадыш табиблары иң яхшы белгечләр тәҗрибәсен үзләштерергә тиеш"

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Район башлыгы Анатолий Иванов бүген «эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсендә табибларның квалификациясен күтәрү өчен җирле бюджеттан акча бүлеп бирү бурычын куйды. Аның сүзләренчә, өстәмә укыту ике көн белән һәм теоретик белемнәр алу белән генә чикләнергә тиеш түгел.

- Яшь белгечләргә практика җитми  - моны танырга кирәк. Иң яхшы медицина учреждениесен, иң яхшы табибларны сайлап, аларда практика узу өчен эш командировкалары оештырырга кирәк. Бу медицина хезмәтләрен күрсәтү сыйфатына, димәк, сәламәтлек һәм демографиянең төп күрсәткечләренә дә нәтиҗәле һәм төгәл йогынты ясаячак, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев бу юнәлештә эш алып барылуын билгеләп узды – Мамадыш табиблары Мәскәүдә, Санкт-Петербургта белем алалар, Германия тәҗрибәсен үзләштерә.

Кадрлар сәясәте темасын дәвам итеп, медицина белем бирү учреждениеләре студентлары белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү кирәклеге билгеләнде. Бүген безнең районнан 100гә якын кеше үзен нәкъ менә шушы өлкәгә багышларга әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International