Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Мамадыш районында булачак.

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

24 мартта Мамадыш районында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина белән булачак.

Эш сәфәре кысаларында Гүзәл Удачина балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга бәйле проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышырга, гражданнарны кабул итәргә, район территориясендә урнашкан мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау системасының балалар учреждениеләрен тикшерергә һәм муниципаль комиссиянең киңәйтелгән утырышын уздырырга ниятли.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә кабул итүгә 8(85563) 3-19-82 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International