Мамадышлыларны су белән тәэмин итүнең вакытлыча туктатылып торуы турында кисәтәләр.

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

2020 елның 18 февралендә сәгать 10.00 - 16.00 сәгатькә кадәр «Мамадыш» совхозы поселогында су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.

Су белән тәэмин итүне туктату Тукай урамы, 3 нче йорт, «Мамадыш»совхозы поселогы буенча үзәк су белән тәэмин итү линиясендә ремонт эшләре башкару белән бәйле.

«Мамадыш водоканалы» АҖ вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International