2020 нче елның 21 нче февралендә сәгать 10.00 да Мамадыш шәһ., Совет ур., 42 нче йорт адресы буенча район мәдәният йортында өченче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының утыз сигезенче утырышы була.Аның кысаларында Мамадыш муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясалачак һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнәчәк.