Красногорка авыл җирлеге территориясендә янгынга каршы куркынычсызлык буенча өйрәнүләр узды.

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

“Мамадыш” совхозының 2 нче фермасы, Керәшен Пакшины, Рус Пакшины торак пунктларында янгынга каршы куркынычсызлык буенча өйрәнүләр узды. Өйрәнүләрдә ТР “ТР янгын саклау” ДКУның Саба янгынга каршы хезмәтенең Омар авылындагы аерым пост хезмәткәрләре һәм әлеге торак пунктларда яшәүчеләр катнашты. Янгын сүндерүчеләр халыкны янгын сүндерү гидрантлары белән эшләү һәм аларны гадәттән тыш хәлләрдә куллану күнекмәләренә өйрәттеләр. Шундый ук укулар Красногорка авыл җирлегенең башка торак пунктларында яшәүчеләр белән дә үткәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International