Узган ял көннәрендә ипподромда барлык категория инвалидлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты узды.
Спорт ярышларында республиканың 11 шәһәр һәм районыннан - Азнакай, Актаныш, Яр Чаллы, Алабуга, Мамадыш, Кукмара, Байлар Сабасы, Спас районы, Казан, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән 100 дән артык спортчы катнашты.
Ярышларда катнашучыларга район Советы Аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов, инвалидлар ФСО рәисе Фәридә Сафиуллина, параолимпиадаларда алтын медальләр яулаган Ирина Полякова һәм Рушан Миңнегулов, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Наталья Кекишева үзләренең теләкләрен җиткерде.
Безнең команда 20 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында эстафетада 1 нче урынны яулады. Ә 11 команда арасында 21 яшьтән 50 яшькә кадәрге өлкәннәр категориясендә безнең спортчылар, бары тик Саба районы чаңгычыларыннан гына калышып, 2 нче призлы урынга лаек булдылар.
Өлкәннәр арасында Чемпионат:
Сиротина Наталья - 1 урын;
Яруллина Айгөл-2 урын;
Ермолаева Ольга-2 урын.
Архипов Евгений-2 урын;
Мөхетдинова Зөбәрия-3 урын;
Чекмакова Анна-3 урын.
Егетләр һәм кызлар арасында беренчелек:
Сиротина Изабелла - 1 урын;
Зиннуров Ильяс-1 урын;
Баженов Игорь - 1 урын;
Осипов Анатолий-1 урын;
Баранова Снежанна - 2 урын;
Шакирҗанов Салават – 2 урын.
Ярышларда җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Безнең команданы җиңүгә Мамадыш районы инвалидлар җәмгыяте тренеры Вәсимә Имамова әзерләде.