Мамадышлылар «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсының зона туры җиңүчеләре.

2020 елның 14 феврале, җомга

Актаныш авылында " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсына йомгак ясалды. Иҗади ярышта Татарстанның сигез районыннан вәкилләр катнашты. Барлык конкурсантлар да 9 номинациядә чыгыш ясадылар. Төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре, карашлары, дини конфессияләр ир-атлары һәм хатын-кызлары төрле формада үзләре турында тулы мәгълүмат бирделәр. Видеороликлар, үзешчән сәнгать номерлары аша алар район мәдәният йорты сәхнәсендә бик кызыклы итеп чыгыш ясадылар.

Мамадыш районы данын конкурста 4 катнашучы яклады: Гөлназирә Талипова «Өченче буын герое», Гөләндәм Давыдова «Хатын – кыз мәдәният һәм рухият», Светлана Лаврентьева «минем язмышым - минем һөнәрем», Вера Фәйзреева «хатын-кыз-лидер». Аларның һәркайсы үз номинацияләрендә җиңүче булды. Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, конкурсның республика этабы Казанда Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International