12-14 февральдә Мамадыш муниципаль районы делегациясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган Агросәнәгать форумында булды. Кыр шартларында агросәнәгать комплексы продукциясен һәм хезмәтләрен кунакларга 3000дән артык агросәнәгать комплексы вәкиле күрсәтте.
ТатАгроЭкспо агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен үз эченә ала: авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм запас частьләр, үсемлекләрне яклау чаралары һәм ашламалар, культуралар орлыклары, продукцияне эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру җайланмалары һәм башкалар.
Күргәзмәдә катнашучылар үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге яңалыклар белән таныштылар, агрокультураларның югары уңыш бирә торган сортларын, туфрак эшкәртү һәм азык җыю техникасын өйрәнделәр. Эшлекле программа кысаларында теләге булган һәркем игенчелекне һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләрдә, семинарларда, мастер-классларда булды.
Исегезгә төшерәбез, Агросәнәгать форумы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Татарстан һәм Россия регионнары аграрийларының төбәкара элемтәләрен ныгыту, җиһазлар, товарлар, хезмәт күрсәтүләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү максатында уздырыла.