Мамадышның берничә яшь коллективы район башлыгы Анатолий Ивановка ярдәме өчен рәхмәт белдерде. “Безнен заман” проекты җиңүчеләре, “Бишбармак” КВН командасыннан шат һәм булдыклы яшьләр, “SunnyФЕСТ” фестивале авторы Айнур Әгъләмов, яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльмира Әхмәтова җитәкчелегендә район башлыгы кабинетына килделәр.Алар үзләренең иң кыйммәтле бүләкләрен- диплом һәм кубокларны А.П. Ивановка бүләккә итәргә теләүләрен белдерделәр:
Район башлыгы, үз чиратында, тәкъдимне бик теләп кабул итүен әйтте. “Ә менә бүләкләрегез үзегездә сакларга тәкъдим итәм”,- диде ул, - 2020 елда яшьләр үзәген реконструкцияләү башланачак, анда музейга урын калдыру әйбәт булыр иде”.