Мамадыш шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Миннегаләм Габдулла кызы Әһлиуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бүген юбиляр Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Ивановтан котлаулар кабул итә. Шулай ук аңа РФ Президенты Владимир Путиннан да телеграмма тапшырылды.
Әһлиуллина гомер буе Мамадыш районы Спиртзаводында барда цехында эшли. Тормыш иптәше Миңнулла белән бергә 65 ел яшиләр, 4 бала - өч кыз һәм малай үстерәләр. Кызганычка каршы, ире узган ел вафат булган.
Хәзер Миннегаләм ханым 8 оныгын һәм 6 оныкчыгын сөендереп кече кызы Лилия һәм кияве Марат гаиләсендә яши.