Мамадыш районы халкына хуҗасыз хайваннар санын җайга салу чаралары турында сөйләделәр

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Шәһәр һәм район җитәкчелеге халыкка хуҗасыз хайваннарга карата эшнең ничек алып барылуы турында хәбәр итә.

7 нче февральдә Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы территориясендәге хайваннарны тоту, транспортлау, карап тоту һәм тәртипкә салу буенча хезмәтләр күрсәтүгә электрон аукцион игълан ителде. Аның өчен  502 мең сум күләмендә акча каралган.  Нәтиҗәләр февраль ахырында билгеле булачак.

- Без хәзер, кайберәүләр тәкъдим иткәнчә, мылтык тотып шәһәр урамнарына чыгып хайваннарны атып йөри алмыйбыз. 2018 елның 27 декабрендәге «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында» гы 498-ФЗ номерлы Федераль закон  нигезендә хуҗасыз хайваннар гуманлы юл белән тотылырга тиеш. Тотып алынганнан соң хайван приютка урнаштырырылырга тиеш, анда аңа ветеринария хезмәтләре күрсәтеләчәк, шулай ук вакцинация һәм стерильләштерү үткәреләчәк. Хайван приютта булганда, аңа яңа хуҗа табарга тырышачаклар. Хуҗа табылмаган очракта, 15-30 көн вакыт узгач, хайванны бирка яки чиплаштыру ярдәмендә идентификацияләп, табигый тирәлеккә кайтарачаклар. Хайванны табигый мохиткә кайтару  процедуралары видеоязмага төшерелеп теркәлергә тиеш. Татарстан Хөкүмәте бу юнәлештә актив эш алып бара, ләкин бүгенге көндә Казанда һәм Чаллыда дәүләт питомниклары төзү мәсьәләсе тикшерелә генә әле, - дип сөйләде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов.

Форсаттан файдаланып, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов этләрен бәйдән ычкындырып чыгарып җибәрүче хуҗаларга болай эшләмәмскә кирәклеген искәртте. Чөонки урамда йөрүче этләрнең 60% артыгы хуҗасыз этләр түгел, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International