Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе 15 февральгә кадәр электрон хезмәт кенәгәләре буенча Пенсия фондына отчет бирү буенча яңа формасы тапшыру турында эш бирүчеләргә искәртә.
Электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру өчен эш бирүчеләр 2020 елның 15 февраленә кадәр эшкә урнаштыру, бер вазыйфадан икенчесенә күчерү, эштән азат итү кебек нинди дә булса кадрлар чаралары башкарылган хезмәткәрләрнең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны Пенсия фондына беренчеләрдән булып тапшырырга бурычлы.
Моны белү мөһим! Цифрлы хезмәт кенәгәләре өчен мәгълүматлар барлык компанияләр һәм ялланган эшчеләре булган эшмәкәрләр (штат санына карамастан) тарафыннан җибәрелә. Штатта хәтта бер хезмәткәр булса да.
"Мәгълүматларны тапшыру эш бирүчеләрнең Пенсия фондының территориаль органнары белән хезмәттәшлеге форматы кысаларында башкарыла. Мәгълүматны иминләштерүче Кабинеты яки ПФР клиент хезмәте аша тапшырырга мөмкин", - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, электрон хезмәт кенәгәләрен әзерләү өчен кирәк:
2020 елдан РПФ хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны расланган форма буенча тапшыру өчен программаны көйләргә яки урнаштырырга.
- хезмәткәрләргә 2020 елның 30 июненә кадәр хезмәт кенәгәсе формасын сайлау хокукы турында язмача хәбәр итәргә.
- хезмәткәрләрдән хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау турында гариза кабул итәргә.
- кирәк булганда, кадрлар исәбе буенча локаль документларга үзгәрешләр кертергә кирәк.
Пенсия фондына мәгълүмати хисапларны тапшыру өчен кирәкле барлык формаларны региональ ПФР сайтында алырга мөмкин.