Территорияне алга этәрү коралы буларак вакыйга - Мамадышка “SunnyФЕСТ”ка 7,5 мең кеше килде.

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Мамадышта дүртенче тапкыр “SunnyФЕСТ” креатив чаналар фестивале гөрләп узды. Быел ул беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдә уздырылды. Бәйрәмнең географиясе Татарстан башкаласында республиканың Аграр яшьләр берләшмәсе инициативасы белән узган Авыл яшьләре конгрессы ярдәмендә киңәйде. Анда 25 илдән һәм Россиянең 50 төбәгеннән вәкилләр катнашты.

Чит ил кунаклары республика шәһәрләренең берсендә яшьләр белән эшләү тәҗрибәсен өйрәнеп кенә калмыйча,  карлы таудан да шуып карадылар. Шулай ук Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов җитәкчелегендәге экипаж да  (конкурстан тыш) бу таудан шуып карады. Журналистлар белән узган әңгәмәдә Сергей Иванов  “SunnyФЕСТ”ны гениаль идея дип атады, бу шәһәр  аны үткәрүнең оригиналь урыны, креатив чаналарның ватаны, дип атады.

Исегезгә төшерәбез, нәкъ менә Мамадыш бөтен Россия буенча чана флешмобына нигез салынды, бүген бәйрәм концепциясен берничә дистә шәһәр куллана инде. Моннан тыш, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Эсмет Эрикан Антальяда да фестивальне оештырырга тәкъдим итте. «ЅиппуФЕСТ» ның кар яумый торган илләрне дә кызыксындыра алганы  өчен генә дә халыкара бәйрәм дип атарга була!

 Мамадышта гадәттәгечә салкын булды - чана шуар өчен махсус шундый һава торышы заказ буенча булган кебек туры килде! Кайгыртучан тамашачылар бәйрәм кунакларына йон бияләйләр суздылар.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова, Марат Галеев, Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Ринат Садыйков, Бавария авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының халыкара хезмәттәшлек департаменты референты Мартин Шуслер, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Эсмет Эрикан,  "Region PR" ФРОС идарәсе рәисе, "Russian Event Awards" Милли премиясенә нигез салучы Геннадий Шаталов, "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова мамадышлыларны бәйрәм белән генә котлап калмадылар,  фестивальнең яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында гына түгел,территорияне үстерү өлкәсендәге мөһимлеген дә ассызыклап  үттеләр:

- Оештырыла башлаганнан бирле минем бу  фестивальнең берсен дә калдырганым юк, һәм аны бөтен кешегә ышанып тәкъдим итә алам. Туклану зоналары дөрес оештырылган, шул исәптән бушка  туклану мөмкинлеге дә тудырылган. Чана ярышларын карау өчен подиумнар, төшү – менү урыннары – барысы да уйланып эшләнгән. Бу мамадышта бүгенге көнгә генә атап ясалмаган, ә бәлки халык өчен эшләнгән икәнлеге күренеп тора. Мамадыштагы бер вакыйганы гына түгел, территориянең бөтен туристлык потенциалын күрсәтергә мөмкинлек бирүче экскурсияләр оештыру дөрес булды, - дип белдерде Геннадий Шаталов.

Чыннан да, Аграр яшьләр белән берничә автобус бу көнне стадион-ипподромда, мәдәният объектларында һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, халык һөнәрчелеге ярминкәсендә булдылар, киез итекләрдә хоккей уйнауны һәм боз композицияләрен кисү буенча мастер-шоуны карадылар.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов командаларны сәламләү сүзендә аларның составларының да Татарстан командасы кебек үк көчле һәм бердәм булуын теләде. Район халкы исеменнән  республика җитәкчелегенә кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыру, шәһәр инфраструктурасын ныгыту буенча бирелгән мөмкинлекләр һәм инициативалар өчен рәхмәт белдерде.

-4 ел эчендә әлеге вакыйга күңел ачу статусыннан җитди социаль проект масштабларына кадәр үсте. Без бергәләп спортны популярлаштырабыз, эчке туризмны үстерәбез һәм үзебезне күрсәтү һәм тәҗрибә уртаклашу өчен яңа мөмкинлекләр ачабыз. 2020 елда Мамадышта универсаль спорт залы, ике мәктәп төзү, яшьләр үзәген реконструкцияләү планлаштырыла, - дип сөйләде яшьләр өчен перспективалар турында Анатолий Иванов.

  Татарстан яшьләре  кайда барып чыксалар дакүңелсезләнеп тормаячакларын, кайда булсалар да, хәтта кешесез утрауга эләксәләр дә  кул астындагы материаллардан көймә ясап, кирәкле урынга барып җитә алачакларын күрсәттеләр бу  фестивалдә. Быелгы фестиваль кысаларында  креатив чаналарны 36 команда әзерләде.

115 мең сум күләмендәге приз фондын Гран-при ияләре, өч номинациядә җиңүчеләр һәм тамашачылар фаворитлары үзара бүлеште. 2020 елгы абсолют лидерлар дип Мамадыштан “Ну, погоди!” һәм  Түбән Камадан “Небесные братья” командалары танылды. “Где это видано?” ( “Тагын кайда күреп була!”)номинациясендә “Красавица и забинтовынныйлар”, Балык Бистәсеннән “Веселая компания” командасы  “Как по маслу!” номинациясендә җиңде, “Докатились” номинациясендә үзен иң яхшы яктан  Сарманның “Пришельцы” командасы күрсәтте. Шул ук номинацияләрдә көмеш һәм бронза призерларны билгеләделәр. “Тамашачылар мәхәббәтенә” Казанның “Ак кремль” командасы лаек булды.

Күпчелек экипажлар матур яки техник җиһазландырылган кышкы машинаны гына түгел, ә чана транспортын рәсмиләштергәндә ике истәлекле датаны - ТАССР оешуга 100 еллыкны һәм Бөек Ватан сугышын да ,Җиңүнең 75 еллыгын да күрсәтергә тырыштылар.

8 февральдә 3,5 метр биеклектәге һәм 450 метр озынлыктагы боз тавын журналистлар да бәяләде. Уңышлы кадрлар өчен җирле, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары да шуып үтте бу таудан. Традиция буенча моны Беренче канал хәбәрчесе Светлана Костина да эшләде, ул чана шууның иң кыю һәм тәвәккәл кешеләр өчен генә булуын таныды.

Сүз уңаеннан, тау эреп акканчы, үзеңнең кыюлыгыңны сынап карарга  мөмкин. Адреналин һәм матур фотосурәтләр кирәк булса, Совет урамына килергә һәм таудан шуып төшәргә генә кирәк. Шәһәрнең тарихи үзәгендә туристлар һәм экскурсантлар өчен кызык бик күп башка объектлар да бар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International