Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов 7 февральдә Казан янындагы авиаһәлакәттә һәлак булган Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллинның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты:
- Сезнең авыр кайгыгызны уртаклашам, сезгә көч һәм ныклык телим. Ул халык күңелендә үз эшенең остасы буларак кына түгел, хәерле эшләр башкаручы, ярдәмчеллеге, хәйрияче буларак та истә калачак. Аның турындагы якты хатирәләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак!