Фестиваль Мамадышта ял көненең 3 туристик вакыйгасы топ-3кә керде.

2020 елның 7 феврале, җомга

Туристлык порталы тикшеренү үткәрде һәм сәяхәт итү өчен иң кызыклы фестивальләрне һәм Россиянең төрле шәһәрләрендә узачак ял көннәрен билгеләде. Әйтик, туристлар өчен иң кызыклысы 8 һәм 9 февральдә Карелиядә, Татарстанда һәм Ярославль өлкәсендә узачак ял вакыйгалары топ-3кә Петрозаводскида «Гиперборея» фестивале, Татарстан Республикасы Мамадышында «ЅиппуФест» креатив чаналар фестивале һәм Ярославль өлкәсендә Тутай шәһәрендә «Шәһәр-ярминкә» бәйрәме керде. Исегезгә төшерәбез, 8 февральдә Мамадышта Ел саен үткәрелә торган дүртенче халыкара «ЅиппуФест» креатив чаналар фестивале узачак. Анда 50 дән артык команда катнашачак.

Россия Пенсия фондының Мамадыш районы буенча идарәсе коллективы белән традицион очрашуда Анатолий Иванов системада реформаларга карата үз фикерен белдерде.

Россия Пенсия фондының Мамадыш районы буенча идарәсе коллективы белән традицион очрашуда Анатолий Иванов системада реформаларга карата үз фикерен белдерде. Аның фикеренчә, халыкның, аерым алганда пенсионерларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә хакимиятнең барлык тармаклары эше юнәлтелергә тиеш. Уңай үзгәрешләргә бары тик ординар булмаган карарлар нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.

 Район башлыгы идарәнең эшен генә түгел, пенсионерларның активлыгын да күзәтеп торуын билгеләп үтте:

- “Мин пенсионерларыбызның чит илгә барырлык, Россия курортларында ял итә алырлык мөмкинлекләре булуы турында хыялланам. Әмма, без хыялланып утырырга тиеш түгел – үзебездә  сыйфатлы ял итү өчен шартлар тудырырга кирәк. Пенсионерлар бик актив халык: карагыз әле, скандинавия йөрешен ничек тиз һәм массакүләм үзләштереп алдылар да йөри дә башладылар”. – диде ул үз чыгышында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International