Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә “Гаилә дәресләренең чираттагы очрашуы узды.

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 6 нчы февралендә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Мамадыш районы Түбән Ушмы урта мәктәбе укучылары өчен “Гаилә дәресләре”н үткәрде. Дәрес ГХАТ бүлеге бинасы буенча экскурсия белән башланып китте.

Чираттагы сүз исә ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге турында булды.  Укучыларны аеруча ахыргы биш елга  китерелгән статистик мәгълүматлар кызыксындырды. Иң яшь ана-ата, кияү һәм кәләш, районда аерылышу сәбәпләре рейтингы – бер мәгълүмат та читтә калмады. 

Зур игътибар гаилә статусын күтәрүгә юнәлтелгән чаралар белән таныштыруга бирелде. Балалар проектор экраныннан ЗАГС бүлеге тарафыннан үткәрелгән фотоотчетларны аеруча  кызыксынып карадылар.

Бәхетле никах һәм гаиләнең асылларын игътибар белән тыңлауларын балалар викторина сорауларына дөрес һәм тулы җаваплары белән дәлилләделәр. Бүлекнең архив фондында сакланучы китаплар, шулай ук, укучыларда кызыксыну уятты. 

Дәрес ахырында укытучылар һәм барлык балалар рәхмәтләрен белдерделәр. Очрашу гомум фото белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International