Мамадыш районында яшәүчеләрне мәгариф өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүне бәйсез бәяләүдә катнашырга чакыралар.

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елда Мамадыш районында мәгариф оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтүнең сыйфатына бәйсез бәя бирү планлаштырыла.

Бәйсез бәяләү иҗтимагый контроль формаларының берсе булып тора һәм гражданнарга хезмәтләр күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын яхшырту максатларында уздырыла.

Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча www.bus.gov.ru сайтында басыла торган учреждениеләр рейтингы төзелә. Бу сайтта шулай ук Мамадыш муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге барлык муниципаль учреждениеләре турында мәгълүмат бар.

Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәтләр алучылар, үз фикерләрен түбәндәге сылтама буенча белдереп, сораштыру узарга мөмкин: http://madysh.tatarstan.ru/rus/svedeniya-o-meropriyatiyah-po-informirovaniyu.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International