Данлыклы урман белгече үзенең эшчәнлеген Мамадыш районында башлап җибәрә. Аның революциягә чаклы ук урман хуҗалыгының яхшы белгече һәм бу тармакка ТАССР төзелгән беренче елларда тәүге эз салучы икәнлеген бүгенге көндә районда яшәүчеләр беләме соң? Чынлыкта, юк. Бу бушлыкны бетерергә булдык. Чөнки ул бик кызыклы шәхес. Легендар шәхеснең хезмәт эшчәнлеге тормышыбызның күп кенә өлкәләрен дә үз эченә ала – урман һәм авыл хуҗалыклары, мәгариф һәм фән. Борис Дмитриевич Жилкин 1895нче елның 15нче мартында Варшава губерниясенең Гостын урманчылыгында (бүгенге көндә Польша территориясендә) урманчы ярдәмчесе гаиләсендә туа. 1917нче елда Петроград урман институтын тәмамлый, галим-урманчы белгечлеге ала. Аның Император урман институтында укыган еллары Россиядә урман фәне нык үскән дәвергә туры килә, укытучылары бүгенге фәнни юнәлешләргә нигез салучылар булып торалар. Борис Дмитриевич үзенең хезмәт эшчәнлеген Казан губернасының Мамадыш урманчылыгы урманчысы булып башлый урман инспекторы, партиянең урман өчен җаваплы мөдире вазыйфаларын башкара. Республика оешу халыкның гасырлар буе килгән өметләрен тормышка ашырырга, милли үзбилгеләнешкә җитди адым була. ТАССР төзелү авыр шартларда бара: икътисадый җимереклек, эпидемияләр, ачлык. 1921нче елда гражданнар сугышы нәтиҗәсендә җимерелгән финанс тотрыклыгын җайга салуга ирешелә. 1925-1926нчы елларда халык хуҗалыгының барлык тармаклары да диярлек сугышка кадәрге дәрәҗәгә җитә яза. Революциядән соң, икътисадта җимереклек хөкем сөрү сәбәпле, урманнар төп төзелеш һәм ягулык материалы буларак, беренчел икътисадый әһәмияткә ия булалар. Ягулык буларак ул тимер юл транспортында да файдаланыла. 1919нчы елда ул ягулыкка булган хаҗәтнең 88,1 процентын тәшкил итә. Шулай булуга карамастан, урман кисү кискен кими: 1920-1921нче елларда ул 1913нче елгы дәрәҗәнең 10 процентын гына тәшкил итә. 1920нче елдан урман эшкәртүне аякка бастыру һәм үстерү буенча актив эш башлана, урман агызу үсеш ала. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк: 19нчы гасыр башыннан 20нче гасыр урталарына чаклы урманнарның мәйданнары нык кими. Күз алдына китерегез: Борис Дмитриевич Мамадыш кантонының иҗтимагый-сәяси, икътисадый тормышының нинди алгы флангында тора. Бер яктан, урман ягулык һәм чимал буларак кирәк булса, икенче яктан – аның ресурсларын яңартырга кирәк. –1921нче елдан ул үзен педагогика һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә багышлый башлый. Борис Жилкин Лубян урман техникумын ачу буенча барлык оештыру эшләрен дә үз өстенә ала. Аның инициативасы һәм катнашы буенча Лубян тәҗрибә урманчылыгы оештырыла. Техникумда белем бирү методикасы 1921нче елдан 1926нчы елгача югары уку йортларыныкы белән тәңгәл килә диярлек. Беренче чыгарылыш студентлары турында бары тик җылы фикерләр генә әйтелә. Аларның кайберләре алга таба югары уку йортларын тәмамлыйлар, тармакта эре белгечләргә әвереләләр, үзләрен фәнгә багышлыйлар, – ди Лубян урман-техник көллияте директорының укыту-җитештерү буенча урынбасары Валерий Кульгеев. Валерий Алексеевич шул ук вакытта көллият музее директоры да булып тора. Борис Дмитриевич Жилкин исеме документаль тарихи материалларда, хатларда, фотографияләрдә (аларга нигезләнеп язмабыз әзерләнде дә инде, моның өчен без Валерий Кульгеевка рәхмәтле) мәңгеләштерелгән. Педагогик эшчәнлегенең беренче елларында ук Борис Жилкин урман белгече эшчәнлеген дә дәвам итә. 1923нче елда Лубян техникумының уку планы яңа оеша башлаган урман хуҗалыгы техникумнары өчен нигез булып алына. Хезмәт биографиясен актарабыз: 1926нчы ел – Борис Жилкин Казан авыл хуҗалыгы институтының урман факультеты деканы итеп билгеләнә, аннары Казан урман-техник институты директоры вазыйфаларын башкара. 1930- 1946нчы елларда Брянск урман хуҗалыгы институтының урман белгечлеге һәм дендрология кафедрасы мөдире булып эшли. 2014нче елда Белоруссия дәүләт технологик университетында танылган галим, СССРның иң данлыклы урманчысы, БССРның атказанган урман белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Борис Дмитриевич Жилкинның мемориаль тактасы урнаштырыла. 1946нчы елдан алып ул 28 ел дәвамында әлеге институтның урманчылык кафедрасын җитәкли. Пенсиягә киткәч тә соңгы көненәчә (ул 1979нчы елның 5нче мартында вафат була) профессор-консультант булып эшли. Борис Жилкин тикшеренүләренең уникальлеге шунда – ул урманчылыкта экологик юнәлеш өлкәсендә фәнни мәктәпкә нигез салучы булып санала. Дәүләт һәм җәмәгатьчелек галимнең һәм гражданинның карусыз эшчәнлегенә тиешле бәя куя бирделәр. Ул күп кенә дәүләт бүләкләренә, “БССРның атказанган урман белгече” исемнәренә лаек була. Югары белемле 22 яшьлек егетнең Петербургтан провинциягә ничек килеп эләгүе тарихы билгеле түгел. Ул сәяси яктан өметсез булганмы, революционермы, яисә яраткан һөнәренә һәм Ватанына хезмәт итәргә теләгән романтикмы. Моны белү кызык булыр иде.