2020 елның 1 гыйнварыннан каты коммуналь калдыкларны чыгаруга яңа тарифлар гамәлгә керде. Күпфатирлы йортларда ККК чыгарган өчен түләү күләме хәзер аена бер кешедән 86 сум 34 тиен исәбеннән исәпләнә, индивидуаль йортларда - аена бер кешедән 93 сум 66 тиен.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 гыйнварыннан Мамадыш муниципаль районы территориясендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү эшчәнлеге «Гринт» ҖЧҖнең төбәк операторы тарафыннан гамәлгә ашырыла.