Муниципалитетта тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

30 нчы гыйнварда Мамадыш районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиясенең «формаль булмаган мәшгульлекне ачыклау һәм киметү буенча эшне оештыру»дигән темага чираттагы утырышы узды. Утырышка минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләнә торган җитәкчеләр һәм шәхси эшмәкәрләр чакырылган иде һәм тыңланды. ҖЧҖ, ИП, бюджет оешмалары вәкилләре махсус комиссия әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр. Комиссиягә килгәннәргә хезмәт хакы дәрәҗәсен законнар белән билгеләнгән күрсәткечтән дә ким булмаган дәрәҗәдә тәэмин итү буенча киңәшләр бирелде.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 гыйнварыннан бюджеттан тыш сектор оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 14 000 сум тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International